2012 елның 1 гыйнварыннан ОСАГО шартнамәләрен техник күзәтү талоны булмаган килеш төзү мөмкин булмаячак

2011 елның 24 октябре, дүшәмбе
Россия Юстиция министрлыгында Россия Финанс министрлыгының 2011 елның 2 августындагы 91н номерлы боерыгы теркәлде (теркәлү номеры № 22000), аның нигезендә ОСАГО шартнамәсен төзегәндә техник күзәтү талонының сериясен һәм номерын, шулай ук чираттагы техник күзәтү вакытын күрсәтү мәҗбүри.
Исегезгә төшереп үтик, 2012 елның 1 гыйнварыннан транспорт чараларына техник күзәтүнең яңа системасы гамәлгә кертелә.
Дәүләт автоинспекциясе урынына аны шәхси оешмалар – техник күзәтү операторлары үткәрәчәк, ОСАГО шартнамәсен төзегәндә техник күзәтү талонының булуы мәҗбүри булачак. Шул ук вакытта, төзелә торган шартнамәнең гамәлдә булу вакыты тәмамланырга 6 айдан кимрәк вакыт калганда әлеге талон көчен югалтканда, шартнамә төзелми.
Әлеге боерык 2012 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
 
www.garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International