Россия Президентының Татарстан Республикасындагы Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү турында

2011 елның 24 октябре, дүшәмбе
2011 елның 24 октябрендә Россия Юристлары ассоциациясе Россия халкына түләүсез бердәм юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрде. Әлеге чара чикләрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе эгидасы астында, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлекчәсе, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Татарстан Республикасы Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез бердәм юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрде.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, аның урынбасарлары С.Н.Столяров һәм М.Х.Вафин, шулай ук Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе башлыгы Г.И.Сергеева эш көне барышында гражданнарны Россия Президентының Татарстан Республикасындагы Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Кремль урамы, 12/20) кабул иттеләр.
Россия Президентының Татарстан Республикасындагы Җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 15 кеше мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать иткән гражданнарның сораулары төрле өлкәләрне колачлый: аерым алганда, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифларның билгеләнүе, мирас алу, пенсиянең дөрес хисаплануы, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, алиментлар алу, торакка ташламалы чираттан төшерелү, суд карарларының башкарылмавы, кулланучылар хокукларын яклау.
Муниципаль районнарда җәмәгать кабул итү бүлмәләре “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәләре базасында, шулай ук Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсенең Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендәге халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә эшләде.
                                                   
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International