Депутатлар Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары кандидатураларын хупладылар

2011 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында депутатлар Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфаларына билгеләү өчен тәкъдим иткән кандидатураларны хупладылар. Әлеге кандидатларны Татарстан Президенты Аппаратының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Фәридә Волкова тәкъдим итте.
Биш елга җәмәгать судьялары булып түбәндәгеләр сайланды:
- Мөбарәкшина Алия Рәис кызы (Казан шәһәре Идел буе районы җәмәгать судьясының 2 нче суд участогы);
- Мөхәмәтшин Алмаз Вәгыйзь улы (Татарстан Республикасы Лаеш районы җәмәгать судьясының 1 нче суд участогы).
 
ТР Дәүләт Советының рәсми сайты мәгълүматлары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International