ТР юстиция министры М.М.Корманов Кайбыч муниципаль районы белән видеоконференция элемтәсе режимында гражданнарны кабул итте

2011 елның 29 октябре, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Кайбыч районы гражданнарын видеоконференция элемтәсе режимында кабул итте. Әлеге видеоконференция режимындагы кабул итү министр өчен өченчесе иде.
Кайбыч муниципаль районында видео-кабул итү барышында 9 кеше кабул ителде, аларның икесе нотариаль гамәлләр кылу мәсьәләләре белән кызыксынды. Шулай ук гражданнарны штраф билгеләү турында административ комиссия карарына шикаять бирү мәсьәләләре, хезмәт законнары мәсьәләләре, шулай ук бала караган өчен тиешле пособие түләүләрне билгели торган законнар кызыксындырды.
Дәүләт хакимияте органнарына министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аркылы мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы сорауны ишетү аеруча күңелле иде. Әлеге хәл гражданнарның дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуга үсә баручы кызыксынуларын раслый.
Сораулар ике дәүләт телендә бирелде. Министр М.М.Корманов гражданнарның мөрәҗәгатьләренә үзләре мөрәҗәгать иткән телдә җавап бирде.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International