Гомуми юрисдикциядәге судларда – яңа суд составы

2011 елның 9 ноябре, чәршәмбе

РФ Президенты “Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законны имзалады.

Район судларында җинаять эшләренең өч судьядан торучы коллегия тарафыннан тикшерелү нигезләмәсен юкка чыгара торган үзгәрешләр кертелә. Әлеге үзгәрешләр федераль судьяларның штат исәбен яңадан бүлү һәм аларны эш күләме уртача статистик нормалардан артык булган судларга җибәрү мөмкин булачак.

Шул ук вакытта өч судьядан торучы коллегиянең авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр, шул исәптән террористлык һәм экстремистлык характерындагы җинаятьләрне карап тикшерү мөмкинлеге саклана.

Федераль закон Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы тарафыннан оештырылган килештерү комиссиясе редакциясендә кабул ителде.

Legis.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International