Россия Федерациясе гражданнарын теркәүгә алу һәм теркәү хисабыннан төшерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде

2011 елның 9 ноябре, чәршәмбе

2011 елның 26 октябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте “Россия Федерациясе чикләрендә Россия Федерациясе гражданнарын вакытлыча яшәү һәм яшәү урыны буенча теркәү һәм теркәү хисабыннан төшерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында” 869 номерлы карар кабул итте.

Әлеге үзгәрешләр нигезендә гражданнарны яшәү (вакытлыча яшәү) урыны буенча теркәгәндә граждан үзен торак бинага күченүгә (яшәү урыны буенча теркәлүгә) нигез булган документны (социаль найм шартнамәсе, дәүләт яисә муниципаль торак фондының торак бинасы наймы шартнамәсе, дәүләт теркәвен узган шартнамә яисә күчемсез милек белән сделкаларны үз эченә алган башка документ, торак бинага хокукны дәүләт теркәве турында шәһадәтнамә яисә бүтән документ) күрсәтмәскә, ә бары гаризада аның реквизитларын гына күрсәтергә хокуклы.

Әлеге очракта теркәүне исәпкә алу органы дәүләт органнарында, җирле үзидарә органнарында тиешле документны (үз эченә алган белешмәләрне), тиешле реестр күчермәсен, Россия Федерациясе законнары нигезендә башка мәгълүматны соратып ала һәм гражданның үзен теркәүгә алу турындагы гаризасын һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә шәхесен таныклаучы документ күчермәсен биргән көннән алып 8 эш көненнән дә соңга калмый яшәү (вакытлыча яшәү) урыны буенча теркәүгә ала.

 

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International