Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә кулланыла торган хокукый чараларны комплекслы камилләштерү турындагы закон проекты

2011 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә кулланыла торган хокукый чараларны комплекслы камилләштерү турында Президент тәкъдим иткән закон проектын өченче укылышта кабул итте.
Россия законнарына төзәтмәләр кертүче коррупциягә каршы яңа блок беренче чиратта дәүләт хезмәткәрләренең җаваплылыгын ассызыклый. Аерым алганда, дәүләт хезмәткәрләренең коррупциячел хокук бозулар кылу максатында үзен сатып алырга теләүләре турында тиешле органга хәбәр итмәгән очракта аның эштән алынуы күздә тотыла.
Закон проекты нигезендә үз керемнәре, иренең (хатынының) кереме, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырмаган түрәләр дә эштә алыначак. Шулай ук эшкуарлык эшчәнлеге, чит илләрнең хөкүмәти булмаган оешмаларының попечительләр һәм күзәтүчеләр советы составына керү, коммерциячел оешма белән идарә итү органы эшчәнлегендә түләүле нигездә катнашу тыелган.
 
Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте (ruvr.ru сайты материаллары нигезендә)
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International