Татарстанда Опушка исемле яңа поселок барлыкка килде

2011 елның 23 ноябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2010 елның 23 декабрендәге 1382-IV номерлы Карары белән Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районы территориясендә поселок статусы белән торак пункт төзелде.
Бу поселокка Опушка атамасы “Татарстан Республикасында географик объектка исем бирү турында” 2011 елның 3 ноябрендәге 906 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары белән бирелде.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгы тарафыннан “Тукай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” 2005 елның 31 гыйнварындагы 42-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына тиешле үзгәрешләрне кертү хакында Татарстан Республикасы законы проектын язу эше алып барыла.
Алга таба, закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителү, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан имзалану һәм рәсми басылып чыгу кебек законнар белән билгеләнгән барлык процедураларны узганнан соң, Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгы әлеге пунктны билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Административ-территориаль берәмлекләре реестрына кертәчәк.
 
ТР Юстиция  министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International