Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында

2011 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе
2011 елның 23 ноябрендә «2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын раслау турында” 2008 елның 22 сентябрендәге 693 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында коррупциягә каршы торуны көчәйтү чаралары хакында” мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумының утырышы булды.
Президиум утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов  катнашты. Министр үзенең докладында 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасының үтәлешенә нәтиҗәләр чыгарды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы үткәргән мониторингка йомгак ясап, министр Республика программасының өч ел эшләү дәверендә 56 программа чараларыннан 51 енең башкаручылар тарафыннан үтәлүен ассызыклады.
Утырышыта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш идарәсе начальнигы М.С.Бәдретдинов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Р.Т. Борһанов, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе М.Я.Моратов, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Х.Г.Мусин чыгыш ясадылар.
Утырышның көн кадагына куелган мәсьәлә буенча фикер алышу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш идарәсе начальнигы М.С.Бәдретдинов һәм Татарстан Республикасы прокуроры К.Ф. Әмиров тарафыннан Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарында коррупциягә каршы тору чараларын көчәйтү буенча тәкъдимнәр кертелде. Алар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумының тиешле карарында урын алачак.
 
ТР  Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International