2011 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында ике Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте: “Татарстан Республикасы Питрәч районы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында” (1 нче укылыш) һәм “Татарстан Республикасы Арча районы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында” (1 нче укылыш). Ике закон проекты да тулысынча диярлек кабул ителде.
Парламент утырышында юстиция министры М.М.Корманов Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына “Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми исәбе һәм суд участокларының саны турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы белән бәйле мәсьәлә турында хисап тотты.
Үзенең чыгышында суд участокларының, федераль законнарда каралганча, бер суд участогына15-23 мең кешедән гыйбарәт халык саныннан чыгып төзелүе турында искә төшерде. Халык саны 15 мең кешедән ким булган административ-территориаль берәмлекләрдә бер суд участогы төзелә. “Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми исәбе һәм суд участокларының саны турында” Федераль законда 182 җәмәгать судьясы һәм аларга туры килә торган санда суд участоклары билгеләнгән.
Моның белән бергә, Татарстан Республикасының бер рәт районнарындагы кайбер участоклардагы халык саны югары чик – 23 мең кешедән артып китә. ТР Югары Суды фикерен һәм федераль закон таләпләрен исәпкә алып, закон проектын эшләүчеләр Казан шәһәрендә өстәмә суд участокларын төзергә мөмкин дип саныйлар: башкаланың Идел буе районында – 1 суд участогын һәм Совет районында – 2 суд участогын. Моннан тыш, Чаллы шәһәрендә халык санының даими үсеп торуы җәмәгать судьялары суд участоклары санын 3 берәмлеккә арттыру зарурлыгын тудыра.
Юстиция министры билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән закон проекты “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” һәм “Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми исәбе һәм суд участокларының саны турында” федераль законнар арасындагы каршылыкны бетерәчәк, шулай ук “Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын булдыру турында” 2000 елның 31 маендагы 177 номерлы Татарстан Республикасы Законын федераль законга туры китерергә мөмкинлек бирәчәк.
Депутатлар бу закон чыгару инициативасын кабул итү өчен тавыш бирделәр.