Бильярд буенча ярышлар булды

2011 елның 28 ноябре, дүшәмбе
2011 елның 26 ноябрендә, шимбә көнне, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының һәм Татарстан Республикавсы дәүләт органнарының апппаратлары хезмәткәрләре арасындагы Спартакиада кысаларында егетләр командалары арасында бильярд буенча ярышлар булды.
Ярышларда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгын җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге начальнигы урынбасары В.А. Макаров һәм мәгълүмат-аналитика эше бүлегенең өлкән белгече М.Ф. Вәлиев тәкъдим иттеләр.
Юстиция министрлыгының беренче көндәше жирәбә буенча “Татмедиа” агентлыгы спортчылары булды.
Ярышлар бик күңелле һәм кызыклы булды, көтелмәгән хәлләр дә туды. Беренче уенны безнең команда ике өстәлдә дә җиңде, ә икенчесен ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә оттырды.
Турнир таблицасына туры килгәнчә, бильярд буенча егетләр командасы, Министрлык “капчыгына” 25 очко салып, башка командалар белән 5-8 нче урыннарны бүлеште.
 
ТР  Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International