ТР Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру комиссиясе утырышында

2011 елның 28 ноябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру комиссиясе утырышын үткәрде. Анда комиссиянең 2012 елга эш планы турында фикер алышынды. Комиссия әгъзалары план проектында каралган төгәл чараларны тормышка ашыруга бәйле мәсьәләләр даирәсен, шулай ук аларны тормышка ашыру вакытларын билгеләделәр. Сөйләшүләр, аерым алганда, ТР Министрлар Кабинеты Президиумының 2011 елның 23 ноябрендәге утырышы беркетмәсен үтәүгә, ТР Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы тору чаралары хакында хисапны карап тикшерүгә, Министрлык комиссиясенең дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзләрен тотуга карата булган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр бәрелешен җайга салу буенча эшчәнлегенә һәм башка мәсьәләләргә багышланган иде.
Проектны эшләп бетерү буенча күрсәтмәләр һәм аның төгәлләштерүгә карата тәкъдимнәр бирелде.
Комиссиянең рәисе М.М. Корманов план проектын эшләп бетерү өчен чик вакытны билгеләде: проект агымдагы елның 30 ноябрендә кул кую өчен кертеләчәк.
 
 
ТР  Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International