ТР җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вызыйфаны биләп торуга конкурс

2011 елның 29 ноябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын (канцелярия мөдире, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд участогының суд утырышы секретаре һәм консультанты) биләп торуга конкурс үтте.
Конкурс комиссиясе әгъзалары тарафыннан түбәндәгеләр өчен иң күп тавыш бирелде һәм алар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүчеләр булып танылдылар:
Тимергалиева Ләйсән Рөстәм кзы, ТР Питрәч районы җәмәгать судьялары аппаратының 1 нче номерлы суд участогының суд утырышы секретаре;
Петрова Гүзәл Исхак кызы, Казан шәһәренең Идел буе районы җәмәгать судьялары аппаратының 8 нче номерлы суд участогының суд утырышы секретаре;
Мәүлетова Люция Тәлгать кызы, Зәй районы һәм Зәй шәһәре җәмәгать судьялары аппаратының 2 нче номерлы суд участогының суд утырышы секретаре;
Хәбибуллина Лилия Ришат кызы, Казан шәһәре Идел буе районының 7 нче номерлы суд участогының суд утырышы секретаре;
Ермолаев Игорь Борисович, ТР Питрәч районы җәмәгать судьялары аппаратының 1 нче номерлы суд участогы консультанты;
Шәмсетдинова Фәния Рашид кызы, Казан шәһәре Вахитов районының 7 нче номерлы суд участогының 2 разрядлы өлкән белгече - канцелярия мөдире.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International