Экспертиза советы утырышында

2011 елның 29 ноябре, сишәмбе
2011 елның 29 ноябрендә Экспертиза советы утырышы булды. Анда 6 закон проекты турында фикер алышынды. Шуларның дүртесе: “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 2008 елның 19 декабрендәге 123-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтага үзгәрешләр кертү хакында”, “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектлары, шулай ук “СССР, РСФСР, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарының һәм бүтән дәүләт органнарының, СССР, РСФСР, Россия Федерациясенең дәүләт (ведомство) функцияләрен гамәлгә ашыруда катнашучы (катнашкан) үзәк иҗтимагый берләшмәләр органнары һәм оешмаларның исемлеге турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты - Экспертиза советы карары белән Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе күрсәтмәләрен исәпкә алып эшләп бетерергә җибәрелделәр һәм алар Экспертиза советының карап тикшерүенә кабат кертеләчәк.
“Татарстан Республикасында муниципаль норматив хокукый актларның проектларына һәм муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза турында” һәм “Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары проектлары Экспертиза советы карары белән карап тикшерүгә кертелмәде.
 
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International