Балигъ булмаганнарның эшләре комиссияләре турында

2011 елның 30 ноябре, чәршәмбе
2011 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасында Балигъ булмаганнарның эшләре комиссияләре эшләре һәм аларның хокукларын яклау турында” 2011 елның 20 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру чаралары хакында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын карап тикшерү буенча киңәшмә булды. Анда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәгеннән вәкилләр катнашты.
Бүгенге көнгә карар проектына Республика комиссиясе эшчәнлеген оештыру ягыннан һәм матди-техник тәэмин итү эшчәнлеген йөкләү һәм гомумән карарның үтәлеше өлешенә үзгәрешләр кертелде.
Татарстан Республикасында Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссияләрнең эшчәнлегенә килгәндә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәгенә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы белән бергә муниципаль берәмлекләрдә азат ителгән белгечләрнең иң яраклы исәбен билгеләү өчен Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләрен төзү һәм эшчәнлекләрен оештыру буенча дәүләт вәкаләтләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырылуы өчен җирле бюджетларга бирелә торган субвенцияләрнең гомуми күләмен билгеләү өчен нормативларны исәпләү методикасын исәпкә алып өстәмә исәпләүләр үткәрергә тәкъдим ителгән.
 
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International