2011 елның 1 декабрендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – комитет рәисе Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы булды.
Көн кадагында түбәндәге закон проектларын карап тикшерү каралган иде:
1. “Россия Федерациясе субъектларының дәүләт милкендәге яки муниципаль милектәге вә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан арендалана торган күчемсез мөлкәтне тартып алу үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законның 3 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын;
2. “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын;
3. “Татарстан Республикасында дәүләт-шәхси партнерлык турында” Татарстан Республикасы Законының 7 һәм 9 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”Татарстан Республикасы законы проектын;
4. “Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законы проектын.
3 һәм 4 нче мәсьәләләр буенча доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов чыгыш ясады.
Югарыда санап кителгән закон проектлары, карап тикшерелгәннән соң, Ведомствоара координация комитеты тарафыннан хупланды.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте