Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумының 2011 елның 23 ноябрендә булган утырышы нәтиҗәләренә нигезләнеп әзерләнгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе проекты буенча килештерү киңәшмәсен үткәрде.
Күрсәтмә проекты турында сөйләшү Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе начальнигы М.С. Бәдретдинов, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Административ һәм хокук саклау органнары идарәсенең баш киңәшчесе Р.М. Шәмгунов катнашында булды.