ТР җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен аттестацияләү

2011 елның 2 декабре, җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләрен биләп торган вазыйфаларына туры килүенә аттестацияләү булды. Аттестацияне, Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгына ярашлы рәвештә, ТР җәмәгать судьялары аппаратының 11 хезмәткәре - дәүләт граждан хезмәткәрләре үтте.
Министрлыкның Аттестация комиссиясе аттестация имтиханын, биләп торылган вазыйфаның аерым шартларыннан һәм аңа карата куелган таләпләрдән чыгып, хезмәткәрнең эшчәнлеген объектив бәяләү аркылы үткәрә.
Министрлыкның Аттестация комиссиясе нәтиҗәсе буенча, барлык 11 дәүләт граждан хезмәткәре биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды. Министрлыкның Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез эксперт сыйфатында В.П.Ганчурин катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International