Айлык акчалата һәм бүтән төр түләүләргә индексация турында

2011 елның 3 декабре, шимбә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Айлык акчалата түләүләрне һәм түләүләрнең башка төрләрен индексацияләү турында” 2011 ел, 15 ноябрь, 937 нче карарында “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 ел, 8 декабрь, ТРЗ-63 нче Татарстан Республикасы Законының 4 – 8 статьялары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004 ел, 17 декабрь, 542 нче карары белән расланган Татарстан Республикасында халыкның аерым категорияләренә акчалата түләүләр, пособиеләр, субсидияләр һәм стипендияләр бирү тәртибе турындагы нигезләмәнең 50 нче пункты белән билгеләнгән айлык акчалата түләүләрне һәм аларның башка төрләрен индексацияләү коэффициентын 2012 елның 1 гыйнварыннан 1,06 күләмендә билгеләү каралган.
Айлык акчалата һәм бүтән төр түләүләрнең индексацияне исәпкә алган күләмнәре күрсәтелгән. Шул рәвешле, пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык акчалата түләүнең күләме 342 сум, ялгыз анага бер бала өчен бирелә торган айлык пособие – 597 сум була дип билгеләнгән.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International