Дәүләт граждан хезмәте өчен ротация кертелде

2011 елның 5 декабре, дүшәмбе
Президент “Дәүләт граждан хезмәтендә ротация кертелү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды.
Федераль закон 2011 елның 23 ноябрендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде һәм 2011 елның 29 ноябрендә Федерация Советы тарафыннан хупланды (2011 елның 05 декабрендә имзаланды).
Федераль закон 2010-2011 елларга Коррупциягә каршы торуның илкүләм планын (Россия Федерациясе Президентының 2010 елның 13 апрелендәге 460 нчы Указы редакциясендә) үтәү өчен әзерләнде.
Федераль законда граждан хезмәткәрләренә ротация үткәрү вакыты һәм тәртибе, граждан хезмәткәренең ротация тәртибендә вазыйфаны биләп торудан, аны биләп торуга комачаулый торган сәбәпләр булса, баш тарту хокукы һәм бу очракта граждан хезмәткәренә эшкә алучы вәкиле тарафыннан граждан хезмәтенең бүтән вазыйфасын тәкъдим ителү бурычы билгеләнә. Ротация үткәрү үзенчәлекләре, тәртибе һәм дәүләт хезмәткәрләрен ротацияләү каралган вазыйфалар исемлеге дәүләт хезмәтенең төрләре турындагы федераль законнарда билгеләнә.
Федераль дәүләт граждан хезмәтендә ротация федераль башкарма хакимият органнарының контроль һәм күзәтчелек функцияләрен гамәлгә ашыручы территориаль органнарында “җитәкчеләр” категориясе вазыйфаларын биләп торучы затларга карата мәҗбүри рәвештә үткәрелә.
Граждан хезмәткәрен ротация тәртибендә икенче җирдә урнашкан дәүләт органына граждан хезмәте вазыйфасына билгеләнгәндә, аңа күчеп китү белән бәйле чыгымнар (аның гаилә әгъзалары күчеп китүгә сарыф ителгән чыгымнарны да кертеп) түләнә, шулай ук яңа хезмәт урыны буенча хезмәт урыныннан бирелгән торак урын белән тәэмин ителүе яисә торак урынны наемга алуга киткән чыгымнарның кире кайтарылуы гарантияләнә.
Россия Федерациясе субъектының граждан хезмәткәрләрен ротацияләү каралган Россия Федерациясе субъектының граждан хезмәт вазыйфалары исемлеге һәм Россия Федерациясе субъектының граждан хезмәткәрләренә ротация үткәрү планы Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый актлары белән раслана.
Федераль законны тормышка ашыру федераль бюджеттан 322,5 млн. сум (бер елга исәпләгәндә) өстәмә ассигнованиеләр бүлеп бирүне таләп итәчәк. Моңа бәйле рәвештә Федераль закон 2013 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International