Нотариуслар гражданнар турында белешмәләрне таныклау хокукын алдылар

2011 елның 6 декабре, сишәмбе
Нотариуслар гражданнар турында белешмәләрне таныклау хокукын алдылар. Әлеге яңалык “Нотариат турында Россия Федерациясе законнары нигезләренә һәм “Россия Федерациясенең Консуллар уставы” Федераль законының 26 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 2011 елның 3 декабрендәге 386-ФЗ номерлы Федераль закон белән беркетелгән.
Сайлаулар турындагы законнарда кандидатларны, кандидатларның исемлекләрен тәкъдим итү баскычларында бер төркем нотариаль гамәлләр кылу каралган. Мәсәлән, сәяси партия, президент булуны дәгъвалаучы Үзәк сайлау комитетына сайлаучыларның имзаларын җыюны башкаручы затларның исемлекләрен тапшырырга тиеш – бу затлар турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, атасының исеме, эшләү һәм яшәү урыннары, паспорттагы мәгълүмат һәм башкалар) һәм аларның исемлектәге имзалары хәзер нотариаль таныклана.
Моннан тыш, Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына кандидатның үзен-үзе чыгаруына теләктәшлек белдерү җыелышын үткәргәндә, сайлаучылар төркеме әгъзаларын теркәүнең нотариаль таныкланган беркетмәсе тапшырыла. Яңа закон нигезендә беркетмәгә кертелгән затлар турындагы мәгълүматлар да, аларның имзалары да таныклана. Күрсәтелгән нотариаль гамәлләрне башкару хокукы шулай ук җирле үзидарәнең (җирлектә нотариус булмаган очракта) һәм консуллар учреждениеләренең вазыйфаи затларына бирелә.
 
Федераль закон рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
 
www.garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International