Юристлар көне бәйрәмендә

2011 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе
Кичә “Казан” Милли мәдәни үзәгендә Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге башлангычы белән Ассоциациянең төбәк бүлеге әгъзалары тарафыннан Юристлар көнен тантаналы бәйрәм итте.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы юстиция министры, Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе М.М.Корманов;
Татарстан Республикасы Прокуроры К.Ф.Әмиров;
Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н.Демидов,
РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча Идарәсе начальнигы Г.И.Сергеева,
ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе начальнигы Р.Ф.Гафиятуллин;
ТР Югары Суды рәисенең беренче урынбасары  Р.А.Шәрифуллин;
Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисенең урынбасары Ю.З.Сәхәпов;
Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы президенты Л.М.Дмитриевская чыгыш ясадылар.
Төбәк бүлеге рәисе М.М.Корманов Ассоциация бүлегенең 2011 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде, 2011 елда Ассоциациясенең Татарстан бүлеге үтенече нигезендә “Татарстан Республикасының атказанган юристы” мактаулы исеме бирелүгә лаек булган Ассоциация әгъзалары исемлеген игълан итте һәм түбәндәге юристларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларын тапшырды:
1. Стрюкова Татьяня Андреевнага – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының юридик бүлеге начальнигына;
2. Сәхәбетдинова Рамилә Мингазетдин кызына – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерүдә тоту департаментының хокукый җайга салу бүлеге начальнигына;
3. Хадиуллин Эдуард Рим улына – Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан ш.) проректорына.
Россия юристлары ассоциациясенең Рәхмәт хатлары Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы әгъзаларына һәм Россия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлекләре командалары арасында футбол турнирларында ике ел рәттән җиңү яулаган Татарстан бүлеге командасына тапшырылды.
Тантанага кунак буларак ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Юстиция министрлыгы, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча Идарәсе, ТР Адвокатлар палатасы һәм ТР Нотариаль палатасы Идарәләре, Казан шәһәре вузлары, Яшь юристлар советы һәм Россия юристлары ассоциациясенең әгъзалары булган башка органнар, учреждениеләр һәм оешмаларның вәкилләре катнаштылар.
Тантана Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының “Яхшы кәеф” (“Хорошее настроение”) ансамбле, ТР Прокуратурасы хезмәткәре Михаил Вавилин һәм җәмәгать судьясы Раяна Зәйнетдинова башкаруындагы җырлар белән, шулай ук юристлар турындагы иң яхшы мәзәккә бәйге белән үрелеп барды.

 

 

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International