2011 елның 18 ноябрендәге 89-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде.
Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында фракцияләр һәм башка депутат берләшмәләре эшчәнлеге тәртибе регламентлаштырылган. Фракциягә исем бирү, аны теркәү, аннан бермандатлы яки күпмандатлы сайлау округлары буенча сайланган депутатларның чыгу һәм фракция эшчәнлеге туктатылу тәртибе мәсьәләләре җайга салынган.
Закон, 2012 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә торган аерым нигезләмәләреннән гайре, рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
Закон "Республика Татарстан" газетасының 2011 ел, 26 ноябрь, N 237 санында, "Ватаным Татарстан" газетасының 2011 ел, 29 ноябрь, N 237 санында басылып чыкты.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
Материал «Гарант» мәгълүмат-хокук базасын файдаланып әзерләнде.