Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе үзгәрде

2011 елның 13 декабре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 23 ноябрендәге карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” Федераль законның, “2011-2015 еллларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү программасын раслау хакында” Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру максатларында Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнарыннан “Муниципаль хезмәтләр күрсәтү реестры” муниципаль мәгълүмат системасын булдыруны таләп иткән норма төшереп калдырылган.
Дәүләт мәгълүмат системасы турында нигезләмәгә төзәтмәләр кертелгән. Дәүләт йөкләмәсе (заказы) яки муниципаль йөкләмә (заказ) урнаштырылган дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр һәм башка оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр, әгәр алар Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы тарафыннан расланган тиешле исемлеккә кертелгән булсалар, дәүләт мәгълүмат системасына кертелергә тиеш.
ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе яңа редакциядә бәян ителгән. Административ регламентларга карата таләпләр, бәйсез экспертизаларны һәм вәкаләтле орган үткәрә торган экспертизаны үткәрү кагыйдәләре үзгәртелгән.
Административ регламент проектын карап тикшерү өчен керткәндә, аңлатма тапшыру тәртибен җайга сала торган норма төшереп калдырылган.
Административ регламентлар башкарма хакимият органы тарафыннан вәкаләтле органның, бәйсез экспертизаның бәяләмәләре (булган очракта) һәм күрсәтелгән бәяләмәләрдә урын алган төзәтүләр һәм тәкъдимнәрнең исәпкә алынуы турында белешмә белән бергә Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына дәүләт теркәвен узу өчен тапшырыла.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International