«Татарстан Республикасында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында” закон проекты ТР Дәүләт Советы Комитеты утырышында каралды

2011 елның 14 декабре, чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов «Татарстан Республикасында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы законы проекты хакында бәян итте.
Көн тәртибендә каралганча, депутатлар шулай ук “Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында», «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында” (III укылыш) закон проектларын, “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.22 һәм 8.23 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында” проектны карап тикшерделәр.

Комитет утырышында шулай ук 2012 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проектлары белән эшләүнең якынча планы проекты, комитетның 2011 елдагы эше турында сөйләштеләр һәм киләсе елга планны кабул иттеләр.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International