Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау, наркотикларга каршы көрәш комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең берләштерелгән утырышлары үткәрелде.
Әлеге утырышта хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе эше чикләрендә “Казан шәһәрендә, Әлки һәм Азнакай муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эше торышы турында” мәсьәләсе тикшерелде. Утырышта доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры, Хөкүмәт комиссиясе әгъзасы М.М.Корманов чыгыш ясады.
Юстиция министры үз чыгышында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссияләрнең, административ комиссияләрнең, ирекле халык дружиналарының, җәмәгать тәртибен саклау буенча “Форпост” яшьләр төркемнәренең эшендәге уңай һәм тискәре якларны билгеләде, чагыштырма таблицалар ярдәмендә балигъ булмаганнар, моңарчы хөкемгә тартылган затлар, алкоголь белән исерү нәтиҗәсендә җинаятьләр кылган затлар, бертөркем затлар арасындагы җинаятьчелек динамикасын күрсәтте.
Уздырылган утырыш нәтиҗәләре буенча хокук бозуларны профилактикалау эшендәге җитешсезлекләрне юк итүгә юнәлдерелгән бер төркем карарлар кабул ителде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте