2012-2014 елларга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы көрәш программасы турында

2011 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы көрәш системасын камилләштерү максатларында министрның 2011 елның 15 декабрендәге 01-02/80 номерлы боерыгы нигезендә 2012-2014 елларга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы көрәш программасы расланды.

Программа “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында” 04.05.2006 елдагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 9 статьясындагы 3 өлешне, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.08.2011 елдагы 687 номерлы карары нигезендә расланган 2012-2014 елларга республиканың коррупциягә каршы көрәш буенча комплекслы программасының 3 бүлегендәге 1.3 пунктны гамәлгә ашыру максатларында әзерләнде.

Әлеге Программаны эшләүнең нигезе буларак 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы программасының (31.12.2008 елдагы 01-01/62 номерлы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы боерыгы нигезендә расланды) гамәлгә ашырылу тәҗрибәсе алынды.

Программаның төп юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-         коррупциягә каршы эшчәнлекне норматив-хокукый һәм оештыру ягыннан тәэмин итү;

-         административ-кадрлар белән эшләү;

-         Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының, Министрлыкның, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарының (шәһәр округларының) җирле үзидарә органнары норматив хокукый актларына һәм норматив хокукый акт проектларына коррупциягә каршы экспертиза;

-         коррупциягә каршы мониторинг;

-         финанс-икътисадый эшчәнлек (дәүләт заказын урнаштыру эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре);

-         җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре;

-         коррупциягә каршы көрәш өлешендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре;

-         Министрлыкның халык өчен ачык һәм үтемле булуын тәэмин итү, аның гражданлык җәмгыяте белән элемтәләрен ныгыту, җәмәгатьчелектә коррупциягә каршы күрә алмаучанлыкны кызыксындыру.

Программаның эчтәлеге белән Министрлык сайтының “Коррупциягә каршы көрәш” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

 

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International