ТР юстиция министры М.М.Корманов гражданнарны Мамадыш муниципаль районы белән видеоконференция элемтәсе тәртибендә кабул итте

2011 елның 16 декабре, җомга
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов тарафыннан халыкны, заманча компьютер видеоэлемтә технологияләрен кулланып, ерак арада торып кабул итү министрның халыкны кабул итү эшенең мәҗбүри өлешен тәшкил итә.
2011 елның августыннан алып ай саен юстиция министры муниципаль районнарның халкын видеоконференция элемтәсе тәртибендә кабул итеп килә.
Кабул итүнең гадәттән тыш төреннән гайре, М.М.Корманов гражданнарны кабул итүне һәр сишәмбе үз бүлмәсендә һәм күчмә рәвештә муниципаль районнарда алып бара. Гражданнардан министр исеменә килгән мөрәҗәгатьләрнең 50%ка якыны Министрлыкның Интернет-кабул итү “бүлмәсе” һәм электрон почта аша алына.
Кичә М.М.Кормановның чираттагы элемтә сеансы булды, бу юлы министр ТР Мамадыш муниципаль районында яшәүчеләр белән аралашты. Сөйләшү барышында район халкын борчыган кайбер мәсьәләләр ачыкланды.
Малмыж авыл җирлеге депутаты С.В.Белоусовны терлек каберлекләренең хокукый яктан кемгә каравы мәсьәләләсен төбәк дәрәҗәсендә хәл итү мөмкинлеге кызыксындырды. Соравына аңлатма биргәндә, ул элек мондый каберлекләр өчен авыл җирлеге предприятиеләренең җавап бирүен, әмма вакытлар узу белән терлекчелек белән шөгыльләнә торган колхоз һәм совхоз фермалары эшчәнлекләрен туктатканнан соң, мондый терлек каберлекләренең кирәге калмауны һәм аларның тапшыру актлары буенча җирле үзидарә органнары карамагына күчерелүен ассызыклады. Баксаң, җирлекләрнең бюджетларында терлек каберлекләрен төзү һәм тоту өчен финанс чаралары каралмаган. Прокуратура органнары исә, финанслар юклыгына карамастан, аларны тиешле хәлгә китерүне таләп итә.
Гәрәева М.А. (Мамадыш ш.): - Ана капиталын нинди максатларда файдаланып була? Аны өлешләп алып буламы һәм калган өлешенә индексация ясалачакмы? – дигән сорау бирде.
Район Хатын-кызлар советы рәисе Филиппова Р.З. тарафыннан бирелгән “Инвалид балаларның ата-аналарына нинди ташламалар бирелә?”- дигән сорауга җавапны, күләме зур булу сәбәпле, ТР Юстиция министрлыгы белгечләре язма рәвештә юллау турында хәбәр иттеләр.
- Әгәр җирле әһәмияттәге мәсьәләне (әйтик, көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чарны җыю һәм чыгаруны оештыру) үзлектән хәл итү мөмкинлеге булмаса, җирлекнең җирле үзидарә органнары нәрсә эшләргә тиеш?- дип кызыксынды Түбән Ушма авыл җирлеге башлыгы Р.Н. Муллахмәтов.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр янгын куркынычсызлыгының беренчел чаралары дигәндә нәрсә аңлашылуны һәм җирлек башлыклары тарафыннан нинди нотариаль гамәлләр кылу рөхсәт ителүне тәгаенләүне үтенделәр.
Мамадыш шәһәреннән Хәбирова Э.Н. “Эш сәгатеннән тыш һәм ял, бәйрәм көннәрендә башкарылган эш ничек түләнә?”-дигән сорау белән чыкты.
Керәшен Пакшины авыл җирлеге башлыгы Аскаров Г.М. үзенең эшенә кагылышлы сорау бирде, аерым алганда “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруың гомуми принциплары турында” 131-ФЗ номерлы Федераль законга федераль законнар белән һәрдаим кертелә торган үзгәрешләргә бәйле рәвештә җирлекләрнең Уставларына үзгәрешләрне, Уставларга үзгәрешләр кертү вакыт һәм чыгымнар таләп итүне исәпкә алсак, гел кертеп тору зарурмы?” – дип кызыксынды.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International