Яшь гаиләгә торак сатып алу өчен процентсыз ссуданың иң чик күләме үзгәртелде

2011 елның 16 декабре, җомга

2011 елның 12 декабрендәге 97-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә “Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде.

“Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында, кайтарышлы процентсыз нигездә күрсәтелә торган дәүләт ярдәменең иң чик күләме Россия Федерациясендә билгеләнгән минималь хезмәт хакының 3000 күләмендә тәшкил итә, ягъни 300 мең сум.

Үзгәрешләрне исәпкә алып, дәүләт ярдәме күләме 400 мең сумга кадәр арттырылган.

Күчемсез милеккә һәм аның белән сделкалар ясау хокукларын теркәгән өчен дәүләт пошлинасын түләү өлешендә федераль законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә Законның тиешле нигезләмәсе көчен югалткан дип танылды.

Коррупциячел шартларның барлыкка килүенә юл куймау максатларында дәүләт ярдәмен күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләмәләр беркетелгән.

Әлеге Закон рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә.

 

“Гарант” мәгълүмат-хокук базасы материалларыннан файдаланып, ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International