Бүген Зеленодольск шәһәре “Маяк” спорт комплексында Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган Спартакиада кысаларында чаңгыда узышу ярышларының чираттагы этабы үткәрелде. Әлеге ярышларда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасын закон проектлары белән эшләү бүлеге мөдире Ә.Р.Кәримова, мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге мөдире урынбасары А.А.Беденьгов һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары А.В.Воробьев тәкъдим иттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча Министрлык командасы 8 нче урын яулады.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте