Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Зәй районы һәм Зәй шәһәре җәмәгать судьялары һәм аппарат хезмәткәрләре капиталь ремонттан соң өй туен билгеләп үттеләр.
Тантаналы ачу тантанасында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.М.Халитов катнашты.
Зәй районында 3 суд участогы бар. Зәйдә җәмәгать судьялары эше өчен бина күптән бирелгән, әмма ул бинага капиталь ремонт таләп ителә иде. Җәмәгать судьялары аппараты коллективы һәм судьялар ремонттан бик канәгать. Алар фикеренчә, барысы да һөнәри һәм сыйфатлы башкарылган. Үзләренең бозылган хокукларын яклау өчен судка мөрәҗәгать иткән гражданнарны кабул итү, Зәй районы һәм Зәй шәһәре җәмәгать судьялары тарафыннан гадел хөкем башкару өчен барлык шартлар тудырылган. Бинаны капиталь ремонтлау 2010-2011 елларга Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасы буенча финансланды.
Тантаналы ачу тантанасында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов суд участоклары биналарын сыйфатлы һәм намуслы ремонтлаган подряд һәм субподряд оешмалары җитәкчеләрен мактау грамоталары белән бүләкләде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте