Россия юристлар ассоциациясенең төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы утырышы

2011 елның 20 декабре, сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советының чираттагы утырышы булды. Утырышның көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән иде: Татарстан Республикасында “Хокук мәктәбе” проектын гамәлгә ашыру, Казан шәһәре 5 нче лицееның 11 сыйныф укучыларын хокук бәйгесенә әзерләү, Советның 2011 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2012 елга планнар билгеләү.

Станислав Александров, РЮАнең Яшь юристлар советының утырышын ачканда, агымдагы елның соңгы утырышында һәрберсе аерым хәл ителергә тиешле мәсьәләләр каралу турында белдерде. Ассоциациянең Татарстан бүлеге яшь юристлары активы сәгать ярымга сузылган сөйләшү барышында нәтиҗәле эшләде, бер рәт мәсьәләләрне хәл итте. Әйтик, авыл укучыларын һәм яшьләрен хокукый агартуга юнәлтелгән “Хокук мәктәбе” проектын хәзер Казан шәһәрендә тормышка ашыру.

Декабрь аенда яшь юристлар Казан шәһәре Вахитов районы мәктәпләре, гимназияләре һәм лицейларының 9-11 нче сыйныфларында укучыларга коррупция белән көрәшүнең хокукый аспектлары өлкәсендә белем бирәләр. Бу теманы сайлау очраклы түгел. Ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан сайланды. Нәкъ шул көнгә атап “Хокук мәктәбе” лекторлары Казан шәһәренең 5 нче лицеенда югары сыйныф укучылары белән хокук сәгатен үткәрделәр. Бу дәрес яшүсмерлар арасында аерым кызыксыну уятты, шулай ук үзенең дәвамын алды. Бу атнада Казан шәһәре Вахитов районының 3 нче гимназиясендә коррупция күренешләре белән көрәшүгә юнәлтелгән тагын бер лекция була. Яшь юристлар советы әгъзалары “Хокук мәктәбе” проекты эшли башлауның беренче дүрт аенда ук әлеге проектның республиканың авыл җирлекләренең генә түгел, хәтта Казан шәһәренең уку йортларында укучылар һәм администрация тарафыннан кызыксыну уятуны билгеләп үттеләр. “Хокук мәктәбе”н үткәрү өчен оештыру эшләрен Казан шәһәре Вахитов районының башка гомуми белем бирү уку йортлары да хәл итәләр.

Билгеләп үткәнчә, “Хокук мәктәбе” кысаларында хокук сәгатьләре мәктәпләрнең уку-тәрбияләү эшендә дәвам итә. Аерым алганда, Совет утырышында тәүге тапкыр Казан шәһәре Вахитов районындагы 5 нче лицейның 11 сыйныф укучылары катнаштылар. Алар яшь юристларга шәһәр конкурсында “Ришвәтчелек белән көрәштә яшьләр” темасына презентациягә лицей укучыларын әзерләү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттеләр. Яшүсмерләр презентация темасын сайлау өчен этәргеч сыйфатында “Хокук мәктәбендә” узган лекцияне атадылар.

Яшь юристлар советы әгъзалары үзләре өчен эшчәнлекнең яңа юнәлешен билгеләделәр: югары сыйныф укучылары белән аларны “Хокук мәктәбе” кысаларында хокукый агарту гына түгел, ә югары сыйныф укучыларына төрле хокук бәйгеләрендә катнашу өчен шефлык ярдәмен күрсәтү. Советның мондый эш форматы яшь белгечләрнең үзләреннән яшьрәк тарафдарларына кураторлык (остазлар) интитутын үстерергә, аларга өлкәнрәкләр тарафыннан һәртөрле ярдәм күрсәтергә ярдәм итә.

Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы әгъзалары 2011 елдагы эшләренә нәтиҗә ясадылар, кайбер казанышларын билгеләп үттеләр (халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, “Хокук мәктәбе” проектын гамәлгә ашыру, халыкара һәм бөтенроссия күләмендәге яшьләр форумнарында һәм конференцияләрдә катнашу, Казанда РЮАнең Яшь юристлар координацияләү советын үткәрү, РЮАнең федераль чараларында актив катнашу). Совет әгъзаларының шәхси уңышлары әйтелде: Яшь юристлар советының кайбер әгъзалары РЮАнең төбәк бүлегенең рәхмәт хатларына лаек булган. Рәислек итүче Совет активының игътибарын эшләп бетерүне таләп иткән урыннарга юнәлтте (мәсәлән, югары уку йортларында эшләү). Утырышта шулай ук Советның 2012 елда эш планы билгеләнде, ул Ассоциациянең яшьләр проектларын алга таба тормышка ашыруга һәм Россия юристлар ассоциациясе эшчәнлегенең төп юнәлешләрендә катнашуга юнәлтеләчәк.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International