Россия Юристлары ассоциациясе 2011 ел өчен юридик югары уку йортларын иҗтимагый аккредитацияләү нәтиҗәләрен чыгарды

2011 елның 21 декабре, чәршәмбе

Россия Юристлары ассоциациясенең актив эш юнәлешенең берсе – юридик белем бирү сыйфатын яхшырту (шул исәптән юридик профильдәге югары уку йортларын иҗтимагый аккредитацияләү юлы белән).

Россия Юристлары ассоциациясе инициативасына теләктәшлек йөзеннән, юридик белем бирү сыйфатын яхшырту мәсьәләсе буенча 2009 елның 26 маенда “Россиядә югары юридик белем бирүне камилләштерү чаралары турында” Россия Федерациясе Президенты Указы дөнья күрде.

Указ югары һөнәри белем бирү программаларының сыйфатын яхшыртуны, юридик кадрлар әзерләүче югары белем бирү учреждениеләре эшчәнлегенә контрольне көчәйтүне күздә тота.

Хәзерге вакытта әлеге Указны гамәлгә ашыру буенча актив эшчәнлек алып барыла. Әлеге эшчәнлектә Россия Юристлары ассоциациясенең юридик белем бирү сыйфатын иҗтимагый бәяләү комиссиясе һәм юридик фән комиссиясе катнаша.

РФ Хөкүмәтенә юридик кадрлар әзерләүче федераль дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган югары һөнәри белем бирү учреждениеләрен иҗтимагый аккредитацияләү механизмын эшләү һәм гамәлгә кертү йөкләнде.

2009 елның ноябрендә РФ Президенты боерыгы нигезендә югары юридик белем бирү сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия оештырылды. Аның составына Россия Юристлары ассоциациясенең күп кенә вәкилләре керде. Комиссия рәисе вазыйфасына Ассоциация Президиумы әгъзасы – РФ юстиция министры Александр Коновалов билгеләнде.

2011 елның 25-26 ноябрьләрендә Казанда Россия Юристлары ассоциациясенең аккредитацияләү үзәге башлыгы Н.Н.Белокобыльский җитәкчелегендәге юридик белем бирү сыйфатын иҗтимагый бәяләү комиссиясе эшләде.

Әлеге чара кысаларында Казанның 3 югары уку йорты тикшерелде: Казан (Идел буе) Федераль Университеты, Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан шәһәре) һәм Социаль белем бирү академиясе (КСЮИ).

2011 елның 16 декабрендә РФ Хисап палатасында “Россия Юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Югары юридик белем бирү сыйфатын иҗтимагый бәяләү комиссиясе һәм Юридик белем бирү комиссиясе утырышлары үтте. Әлеге утырышта югару уку йортларын 2011 елда иҗтимагый аккредитацияләү мәсьәләләре тикшерелде.

Утырыш башында Югары юридик белем бирү сыйфатын иҗтимагый бәяләү комиссиясе рәисе С.В.Степашин Комиссиянең элеккеге утырышында аккредитацияләү карары кабул ителгән югары уку йортларына тантаналы шартларда Россия Юристлары ассоциациясенең Иҗтимагый аккредитацияләү таныклыкларын тапшырды.

Казанның югары уку йортлары арасында югарыда саналган өч югары уку йортыннан аккредитациягә Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан шәһәре) һәм Казан (Идел буе) Федераль Университеты лаеклы дип табылды. Социаль белем бирү академиясе иҗтимагый аккредитацияләү комиссиясе экспертлары тарафыннан табылган җитешсезлекләрне төзәтә.

2011 елда иҗтимагый аккредитацияләү үткәрүнең беренче нәтиҗәләрен чыгарганда билгеләнгәнчә, агымдагы ел башыннан Россия Юристлары ассоциациясе экспертлары 98 юридик югары уку йортын һәм факультетны тикшергәннәр. Бу – белем бирү сыйфатын тикшерүгә үзләре теләк белдергән көчлеләр рәтендәге югары уку йортлары.

Комиссиядә тагын 41 югары уку йортын аккредитацияләү турындагы карар кабул ителде (әлеге югары уку йортлары буенча уңай тәкъдимнамәләр Россия Юристлары ассоциациясенең югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләрен иҗтимагый аккредитацияләү Үзәге тарафыннан әзерләнгән). Шул рәвешле, бүгенге көнгә 62 югары уку йорты Россия Юристлары ассоциациясенең иҗтимагый аккредитациясен алуга иреште. Аккредитацияләнгән югары уку йортларының тулы исемлеге белән Россия Юристлары ассоциациясенең рәсми сайтында танышырга мөмкин (www.alrf.ru). 2012 ел башында иҗтимагый аккредитация нәтиҗәләре буенча Россиянең иң яхшы юридик югары уку йортлары (факультетлары) исемлеген төзү планлаштырыла.

20 югары уку йортын иҗтимагый аккредитацияләү экспертлар тарафыннан билгеләнгән җитешсезлекләрне хәл иткәнче туктатылып тора. Җитешсезлекләр хәл ителгәннән соң Россия Юристлары ассоциациясе аларны аккредитацияләү мәсьәләсен кабат тикшерәчәк. Шулай ук, Россия Юристлары ассоциациясенең Идарә рәисе Игорь Редькин сүзләренчә, 19 югары уку йортына карата иҗтимагый аккредитацияләүне үткәрү тәкъдим ителгән хат юлланды, әмма бүгенге көнгә алардан җавап алынмаган. Комиссия рәисе Сергей Степашин, үз чиратында, әлеге мәсьәләне хәл итәргә һәм бу хакта тиешле мәгълүматны Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм контроль вазыйфаларына ия башка органнарга ирештерергә боерды.

 

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International