2011 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.06.2010 елдагы 1015-р номерлы карары нигезендә оешкан Дәүләт һәм муниципаль идарә системасын камилләштерү турындагы тәкъдимнәрне әзерләү буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы үтте. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов үткәрде.
Мәсьәләләр буенча фикер алышуларда ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы А.А.Ощепков, министр урынбасары – ТР Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.Х.Вафин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Ф.Ш.Мусин, ТР Муниципаль берәмлекләре советы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшерүләр үзәге, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының дәүләт башкарма хакимият органнары белән җирле үзидарә органнары хезмәттәшлеген оештыру бүлеге, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы һәм кызыксыну белдергән башка министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында муниципаль хезмәтне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышында тәҗрибәләр (экспериментлар) үткәрү тәртибен, шартларын һәм вакытларын регламентлаучы Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларын эшләү һәм кабул итү тәкъдимнәре, муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычларын башкару өчен кирәкле һөнәри белем һәм күнекмәләргә квалификация таләпләрен билгеләү өлешендә муниципаль хезмәт турындагы законнарны гамәлгә ашыру барышында барлыкка килә торган мәсьәләләр, шулай ук класслы чин өчен өстәмә түләүләрне билгеләү өлешендә муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәте өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары тикшерелде.
Әлеге мәсьәләләр буенча ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР Икътисадый һәм социаль тикшерүләр үзәгенең технологияләр бүлеге җитәкчесе С.А.Коршунов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының юридик бүлек башлыгы Р.Г.Миңнегулов, ТР Финанс министрлыгының юридик бүлек башлыгы И.В.Ерашова чыгыш ясадылар.
Чыгышларны тыңлаганнан соң фикер алышу барышында эшче төркемнең, фикер алышуда катнашучылар тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, тәкъдим ителгән материалларга өстәмә анализ үткәрү зарурлыгы барлыкка килде.
Эшче төркемнең чираттагы утырышының үткәрелү вакыты өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте