Иҗтимагый советлар турында

2011 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы министрлыгы (ведомствосы) каршында иҗтимагый совет турында” 18.11.2010 елдагы 906 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә аның үтәлешенә контрольне гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнде. Әлеге карар нигезендә Татарстан Республикасының барлык министрлыклары һәм ведомстволарында иҗтимагый советлар оешты һәм Татарстан Республикасы министрлыгы (ведомствосы) каршында Иҗтимагый совет турындагы типовой нигезләмә нигезендә алар турында нигезләмәләр расланды.

“Татарстан Республикасы министрлыгы (ведомствосы) каршында иҗтимагый совет турында” 18.11.2010 елдагы 906 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә расланган Татарстан Республикасы министрлыгы (ведомствосы) каршында Иҗтимагый совет турындагы типовой нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында” 15.10.2011 елдагы 856 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (алга таба – 856 номерлы карар) кабул ителү белән бәйле рәвештә, республиканың башкарма дәүләт хакимият органнары тарафыннан Татарстан Республикасы министрлыгы һәм ведомствосы каршында иҗтимагый совет нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү һәм аларны 856 номерлы карарга тәңгәлләштерү эше оештырылды. Үзгәрешләр иҗтимагый совет составын формалаштыру мәсьәләләренә кагыла.

Республиканың түбәндәге министрлыклары һәм ведомстволары иҗтимагый совет турындагы нигезләмәгә тулаем үзгәрешләр кертте:

- Финанс министрлыгы;

- Юстиция министрлыгы;

- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы;

- Мәгариф һәм фән министрлыгы;

- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы;

- Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы;

- Икътисад министрлыгы;

- Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы;

- Урман хуҗалыгы министрлыгы;

- Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы;

- Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты;

- Социаль-икътисадый мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитеты;

- Инвестицияле үсеш агентлыгы;

- Этил спиртын, алкогольле продукцияне җитештерү, аның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе;

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе;

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәлләре актларын теркәү идарәсе;

- Дәүләт сатып алулары идарәсе;

- Тереклек дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе.

Түбәндәге башкарма дәүләт хакимият органнары иҗтимагый совет турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә һәм Интернет челтәрендәге рәсми сайтларында иҗтимагый совет бүлекчәсен булдырырга планлаштыралар:

- Мәдәният министрлыгы;

- Сәламәтлек саклау министрлыгы;

- Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы;

- Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы;

- Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы;

- Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы;

- Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы;

- Энергетика министрлыгы;

- Дәүләт торак инспекциясе;

- Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе;

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе;

- «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Шул рәвешле, 856 номерлы карарны гамәлгә ашыру эше алып барыла. Республиканың 17 министрлыгы һәм ведомствосы иҗтимагый совет турындагы үзләренең нигезләмәләренә тиешле үзгәрешләр керттеләр, 13 орган әлеге эш өстендә эшлиләр.

  

 

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International