Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Юстиция министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык тарихы
Элемтә өчен мәгълүмат
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Дәүләт хезмәтләре
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Аналитик материаллар
Түләүсез юридик ярдәм
Хокукый белем бирү
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү
Җирле үзидарә
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты
Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Цифрлы трансформация
Ситуацион үзәк
Монополиягә каршы комплайнс
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Планнар, программалар, проектлар
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштырган документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлыкның эчке документлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының исәпкә алу сәясәте
Татарстан Республикасы законнары җыентыгы
ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча методик тәкъдимнәр
Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча гамәли тәкъдимнәр
Министрлык тарафыннан әзерләнгән ТР норматив хокукый актлары проектлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны мәгълүматтан файдаланучы гарызнамәсе буенча аңа бирү тәртибе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларны юллау
Сайтка ярдәм
Сәхифәләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Законнар
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Еш сорала торган сораулар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
Әфганстан сугышы һәм башка локаль бәрелешләр инвалидларының республика иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлекчәсендә узган бәйрәмдә
2011 елның 23 декабре, җомга
Декабрь башында традиция буенча Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында Әфганстан сугышы һәм башка локаль бәрелешләр инвалидларының республика иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлекчәсе (ТРООИВА һәм ДЛК) әгъзалары ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау, киләчәккә эшне планлаштыру һәм хезмәттәш иптәшләр белән очрашу, хәрби туганлыкны, әфган җырларын искә төшерү һәм бәйрәм өстәле артында бер-берсенә уңышлар һәм сәламәтлек теләү максатларында очрашалар. Быел (шулай ук матур гадәткә тугры калып) оешма әгъзалары “ЯН” тау чаңгысы комплексы ресторанында (Әлмәт шәһәре) очраштылар. Әлеге форматта очрашу сугышта катнашкан инвалидлар өчен бәйрәмгә әверелде.
Әлеге чарага 25 кеше җыелды, алар арасында оешма әгъзалары – инвалидлар, аппарат хезмәткәрләре, шулай ук чакырылган кунаклар бар иде.
Күп еллар дәвамында ТРООИВА һәм ДЛКның Әлмәт бүлекчәсен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшләр идарәчесе С.А.Брусов җитәкли. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре оешмага һәм, җәмгыятебезнең социаль якланмаган төркеме буларак, сугышта катнашкан инвалидларның ташламалар алу, җир һәм торак законнары белән бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иткән аерым әгъзаларга хокукый ярдәм күрсәтәләр.
Үз уставындагы бурычларны гамәлгә ашыру чикләрендә Әлмәт бүлекчәсе, икътисадый кризис шартларында җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге белән мөстәкыйль шөгыльләнә, үз оешмасы әгъзаларын эш урыннары белән тәэмин итә. Ошбу сәбәпле сугышта катнашкан инвалидлар проблемаларын хәл итү мөмкинлеге туа. Шул рәвешле аларга җәмгыять тормышында башка гражданнар белән бертигез катнашу мөмкинлеге бирелә.
Әлеге бүлекчә җитәкчелеге үз эшчәнлеген оешма әгъзаларына ярдәм күрсәтү өчен кирәкле юнәлешләр буенча алып бара. Бу социаль-хәйрия ярдәме, сәламәтләндерүне оештыру һәм инвалидларны медик-психологик тернәкләндерү, шулай ук яшьләрне геройлы-патриотлык хисләрендә тәрбияләү.
Очрашуда чыгыш ясау вакытында иҗтимагый оешма җитәкчесе С.А.Брусов чишү таләп иткән җитди проблемаларны ассызыклады. Аерым алганда, туктатылган троллейбус-музейны яңадан җибәрү һәм “Хәтер” тарихи-патриотлык музее реконструкциясен төгәлләү. Әлеге объектларның эшчәнлеге 2011-2015 елларга россиялеләрне патриотик тәрбияләү буенча хөкүмәт программасы белән бәйле рәвештә аеруча актуальлеккә ия.
Оешманың Халыкны социаль яклау шәһәр идарәсе белән берлектә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчелеге белән очрашуда сугышта катнашканда вафат булганнарның ата-аналары һәм сугышта катнашкан инвалидлар тарафыннан әйтелгән социаль проблемаларны гамәлгә ашыру планы чараларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту һәм булышлык күрсәтү буенча алып барыла торган эшчәнлек нәтиҗәләре хәбәр ителде. Район җитәкчелеге һәм оешманың уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә 2011 елның 15 февраленә чаралар планы 90%ка гамәлгә ашырылды. Әмма сугыш хәрәкәтләрендә катнашу нәтиҗәсендә инвалид булып кайткан затлар өчен ике проблема һаман үз чишелешен тапмый: тиешле хезмәт хакы тәэмин ителгән эшкә урнашу һәм торак шартларын яхшырту.
Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге оешманың 2011 елгы эшчәнлек нәтиҗәлелеген уңай бәяли һәм алга таба да хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә сүз бирде.
Кичәнең рәсми өлешендә традиция буенча оешма әгъзаларына Әфганстан сугышы һәм башка локаль бәрелешләр инвалидларына республика иҗтимагый оешмасы билетлары таратылды.
Тәнәфес вакытында кичәдә катнашучыларга бильярд һәм боулинг уйнау мөмкинлеге бирелде. Әлеге мөмкинлек “Ямашнефть” НГДУ идарәсе оештырган хәйрия шартларында бирелде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Җәмәгать судьялары тарафыннан каралган эшләр турында мәгълүмат һичшиксез Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының рәсми порталында урнаштырыла
Җәмәгать судьялары тарафыннан каралган эшләр турында мәгълүмат һичшиксез Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының рәсми порталында урнаштырыла
29
апрель, 2026 ел
Сезнең гаилә геройлары Җиңү көнендә "Үлемсез полк"ның бер өлеше булырга мөмкин!
9 майда без Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен көрәшкән кешеләрне искә алабыз. Сезне онлайн-форматта бу мөһим акциягә кушылырга чакырабыз!
28
апрель, 2026 ел
Рөстәм Заһидуллин: “Суд участокларындагы иминлек - безнең эшнең өстенлекле юнәлеше”
Казанда Татарстан Республикасы Судьялары советы утырышы узды. Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин доклад белән чыгыш ясаганда суд участокларының куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым тукталды.
“Акыллы йорт” куркынычсызлыгы һәм хайваннарны яклау: “Лаборатория Касперского” “Цифрлы ликбез” проектының яңа сезоны өчен видеороликлар чыгарды
“Лаборатория Касперского” дүртенче ел рәттән “Мәгълүматлар икътисады” илкүләм проекты һәм “Технологик лидерлык” илкүләм максаты кысаларында гамәлгә ашырыла торган “Цифрлы ликбез” Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектында катнаша. Яңа сезонда компания “Цифрлы икътисад” АНО белән берлектә һәм Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифрлар министрлыгы ярдәмендә актуаль кибер-янаулар турында ике яңа видеоролик әзерләгән. Беренчесе цифрлы технологияләр ярдәмендә акыллы йортны һәм хайваннарны ничек сакларга икәнен аңлатса, икенчесе цифрлаштырылган яшәештә киберкуркынычсызлык буенча “зарарлы киңәшләрне” реаль эшли торган кагыйдәләрдән аерырга өйрәтәчәк. Видеороликлар һәм аларга методик материаллар цифровойликбез.рф сайтында бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз