Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты хезмәткәрләрен аттестацияләү нәтиҗәләре

2011 елның 23 декабре, җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппаратының дәүләт граждан хезмәткәрләрен биләгән вазыйфаларына тәңгәл килүләренә аттестацияләделәр.
Кандидатларны белемнәре турында үзләре тапшырган документлар, граждан хезмәтен үтү, хезмәт эшчәнлеген башкару нигезендә бәяләү нәтиҗәләре буенча түбәндәге дәүләт граждан хезмәткәрләре биләгән вазыйфаларына тәңгәл килә дип танылды:
Корманова Эльмира Илсур кызы – ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге әйдәп баручы консультанты;
Шәйхетдинов Илдар Рәшит улы – хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге әйдәп баручы белгече;
Мамаделеева Римма Рәмис кызы – җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең ТР Арча муниципаль районы буенча әйдәүче белгеч-эксперты;
Газизуллина Юлия Рәшит кызы – җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм контроль бүлеге әйдәп баручы консультанты;
Зәйдуллина Ләйсән Сәмигулла кызы - җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең ТР Аксубай муниципаль районы буенча әйдәүче белгеч-эксперты;
Минхәтова Лариса Ивановна - җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең ТР Түбән Кама муниципаль районы буенча әйдәүче белгеч-эксперты;
Сибгатуллин Айрат Нурулла улы - җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең ТР Кайбыч муниципаль районы буенча әйдәүче белгеч-эксперты.
Хезмәткәрләрне аттестацияләү, биләнә торган вазыйфасы буенча билгеләнгән шартлар һәм таләпләрдән чыгып, эшчәнлегенә объектив бәя бирү юлы белән үткәрелә.
Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез эксперт сыйфатында В.П.Ганчурин катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International