Юстиция министры М.М.Корманов ТР Нотариаль палатасында еллык нәтиҗәләр чыгарды

2011 елның 26 декабре, дүшәмбе

Бүген, 2011 елның 26 декабрендә, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасында Татарстан Республикасы нотариаль округлары нотариусларының чираттан тыш җыелышы үтте. Әлеге җыелыш барышында Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе М.М.Корманов Татарстан Республикасы нотариусларының республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшенә еллык нәтиҗәләр чыгарды.

Мәгълүм булганча, 2011 елда Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе һәм ТР Юстиция министрлыгы Россия Юристлары ассоциациясенең Гомумроссия бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында республика халкына хокукый ярдәм күрсәтү проектында катнашты. Әлеге чара быел өч тапкыр: 23 март, 23 июнь һәм 24 октябрь көннәрендә үткәрелде.

Әлеге проект чикләрендә Министрлык җитәкчелеге һәм белгечләре Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе, Адвокатлар һәм Нотариаль палаталар белән берлектә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәләре, РФ Президентының Татарстан Республикасындагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе, “Бердәм Россия” партиясе Рәисе В.В.Путинның Төбәктәге җәмәгать кабул итү бүлмәсе, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең Чаллы шәһәрендәге җәмәгать кабул итү бүлмәсе җирлегендә, Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлекчәсендәге халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең 13 үзәгендә (Казан шәһәрендә - 8, Чаллы шәһәрендә - 4, Түбән Кама шәһәрендә - 1 үзәк) гражданнарны 60 кабул итү пунктында кабул иттеләр.

Кабул итү барышында 2094 кешегә хокукый ярдәм күрсәтелде, шул исәптән – 23 март көнне 979 кеше, аларның 60ы нотариуслар тарафыннан кабул ителде; 23 июнь көнне – 617 кеше (алардан 555 кеше республика районнары һәм шәһәрләрендә) – нотариулар тарафыннан 197 кеше кабул ителгән; 24 октябрь көнне – 498 кеше, шуларның 163е – нотариулар тарафыннан кабул ителде.

Һәр граждан кабул итү барышында республиканың 60тан 70 кә кадәр нотариусы катнашкан.

2011-2013 елларга Татарстан Республикасында халыкны хокукый агарту һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү озак вакытлы максатчан программа нигезләмәләрен гамәлгә ашырып, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия Юристлары ассоциацияснең Татарстан төбәк бүлекчәсе белән берлектә 2011 елда республиканың авыл җирлекләрендә гомер кичерүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү күчерелмә пункты эшен оештыру пилот проектын гамәлгә ашыра. Әлеге максатларда төрле министрлык һәм ведомство белгечләреннән мәгълүмат-консультация төркеме тупланды. Әлеге төркемгә шулай ук Татарстан Республикасы нотариуслары керде.

2011 елның маеннан алып мәгълүмат-консультация төркемнәре белгечләре тарафыннан биш муниципаль районның (Кама Тамагы, Буа, Тукай, Тәтеш һәм Баулы районнары) авыл җирлекләрендә күчмә кабул итүләр оештырылды.

Авыл җирлекләрендә күчмә кабул итүләр үткәрүнең өч аенда 288 гражданга квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде, шул исәптән ярдәм алу өчен 92 пенсионер, 7 эшсез кеше, 104 бюджет тармагы хезмәткәре һәм 46 граждан –

предприятие, коммерцияле һәм башка структура хезмәткәрләре мөрәҗәгать итте.

Күчмә кабул итү барышында авыл халкыннан 303 сорау керде, әлеге сорауларның күпчелеге мирас хокукына кагылышлы иде. Әлеге чараларда нотариус эшенә халык ихтыяҗы зур.

Министр М.М.Корманов Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы һәм республика нотариусларына гражданнарга түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү кысаларында гражданнарны кабул итү эшенә рәхмәтен җиткерде һәм Россия Юристлары ассоциациясе рәтләрен тулыландырган 75 нотариуска Россия Юристлары ассоциациясе әгъзалары таныклыкларын таратты.

Ахырда министр хезмәттәшләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән җылы тәбрикләде, яңа елда да алдагы хезмәттәшлекнең уңышлылыгына ышанычын җиткерде.

 

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International