Россия Федерациясе юстиция министры Александр Коновалов һәм Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский Санкт-Петербург шәһәрендә Икенче Петербург халыкара юридик форумын үткәрү турындагы килешүне имзаладылар. Әлеге чара 2012 елның 16-19 май көннәрендә Эрмитажның Баш штабының көнчыгыш өлешендә үткәреләчәк.
Исегезгә төшерик, Беренче Петербург халыкара юридик форумы 2011 елда Михайловский сараенда үткәрелде. Аның барышында Россия Федерациясе Президенты, 35 дәүләттән 600 дән артык вәкил, 15 дәүләтнең юстиция министрлары, шулай ук югары суд инстанцияләре җитәкчеләре катнашты.
Форумда АТЭС, БРИКС һәм ЕврАзЭс кысаларында дөнья икътисады интеграциясенә аеруча игътибар бирелер дип көтелә. Икенче Форум беренчесеннән өч көнгә озаграк барачак. Моннан тыш, җентекле дискуссияләр һәм “түгәрәк өстәлләр”не 25-30га кадәр җиткерү күздә тотыла, бу хәзерге хокукның барлык өлкәләрен колачлау һәм гамәли юристларны, экспертларны, дәүләт регуляторлары вәкилләрен җәлеп итү мөмкинлеген бирә.
Россия юстиция министры А.Коновалов сүзләренчә, тематика конкрет, гамәли, Россиядәге генә түгел, дөньяви хокук мәсьәләләренә максималь якынайган булачак. Хокуктагы аеруча актуаль мәсьәләләр: ришвәтчелеккә каршы көрәштән алып Интернет аркылы электрон сәүдәгә кадәр мәсьәләләр буенча фикер алышуны үткәрү планлаштырыла.
2012 елда Форум эшендә 1500дән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Катнашучыларны Петербург халыкара юридик форумы сайтында (www.spblegalforum.ru) һәм Форумның Матбугат хезмәтендә (pr@spblegalforum.ru) теркәү башланды.