Эшче төркем утырышы

2011 елның 28 декабре, чәршәмбе

2011 елның 27 декабрендә “Татарстан Республикасында уен бизнесына салым ставкалары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү буенча эшче төркем утырышы үтте. Әлеге эшче төркем 21.12.2011 елдагы 01-02/87 номерлы Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә оешты.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Татарстан Республикасында уен бизнесына салым ставкалары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты нигез буларак алынды.

Хәзерге вакытта әлеге закон проекты Экспертлар советы әгъзаларына җибәрелде.

 

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International