Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 ел, 27 февраль, 254-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә төзелгән Татарстан Республикасы территориясе схемасын эшләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды.
Мәсьәләне карап тикшерүдә ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе начальнигы Ощепков А.А., ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе хокукый экспертиза бүлеге мөдире Ляукин М.В., ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарәнең башкарма органнары арасындагы үзара мөнәсәбәтләр оештыру бүлегенең баш киңәшчесе Мусин И.М., шулай ук Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең ТР буенча идарәсеннән вәкилләр, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан Стукалов Н.В., ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгыннан, ТР Икътисад министрлыгыннан, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгыннан , ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан, “Земля” Республика кадастр үзәге” ААҖннән вәкилләр катнашты.
Утырышта эшче төркем әгъзалары тарафыннан Россия Федерациясенең чиктәш субъектлары җитәкчеләреннән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның, территориягә кагылышлы проблемалы мәсьәләләрне хәл итеп бетерү өчен, бердәм эшче төркемнәр төзү турында мөрәҗәгатенә алынган җаваплары карап тикшерелде һәм анализланды.
Утырыш соңында Татарстан Республикасы территориясе схемасын эшләү буенча алга таба үткәреләчәк чаралар билгеләнде.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте