2011 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары арасында “2011-2013 елга Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмаларына ярдәм күрсәтү турында” республика максатчан программасы кысаларында үткәрелгән 2011 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына республика конкурсының җиңүчеләре билгеләнде.
Бәйгедә катнашу хокукы алган 182 катнашучы арасында конкурсның 10 өстенлекле юнәлеше буенча 111 җиңүче билгеләнде. “Өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәү сыйфатын күтәрү” кебек бер юнәлештә алты җиңүче билгеләнде, алар арасында “Россия юристлары Ассоциациясе Татарстан бүлегенең хокукый ярдәм буенча җәмәгатьчелекне кабул итү челтәрен булдыру” проекты белән Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан бүлеге дә бар.