Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады.
Министр үзенең чыгышында түбәндәгеләрне билгеләде: Комитетның 2011 елда узган 16 утырышында барлыгы 59 закон проекты карап тикшерелгән, шул исәптән 7 закон проекты кабат каралган, шулардан хупланганы – 48 закон проекты, эшләп бетерү өчен кире кайтарылганы - 6 закон проекты, карап тикшерелүе төп закон кабул ителгәнчегә кадәр кичектерелгәне – 3 закон проекты, карап тикшерелүе федераль дәрәҗәдә килешенгәнчегә кадәр кичектерелгәне – 1 закон проекты, карап тикшерүдән төшерелгәне – 1 закон проекты. Моннан тыш, Комитет утырышларында мөһим хокук тематикасына караган 6 мәсьәлә өйрәнелгән.
17 закон проекты буенча Комитет әгъзалары тарафыннан читтән торып тавыш бирү үткәрелде.
Комитетның рәисе - Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Р.Ф.Моратов 2011 елда Ведомствоара комитет әгъзаларының эшен уңай бәяләде, утырышларны әзерләү һәм үткәрүне оештыру системасы белән канәгать булуын белдерде, иң мөһим мәсьәләләр хакында ачык диалог рәвешендә һәм конструктив фикер алышуның законнарга нигезләнгән оптималь карарлар кабул итү өчен уңай шарт булуын билгеләп узды.
Моның белән бергә, Комитет әгъзасы юстиция министры М.М.Корманов Комитет эшендәге кимчелекле якка игътибар итте. Комитет эшендәге әлеге тискәре күренеш Комитет утырышларында аның аерым әгъзаларының шәхсән катнашу күрсәткечләренең түбән булуыннан гыйбарәт.
Бу мәсьәләне карап тикшерү нәтиҗәсендә, Комитетның шәхси составын ротацияләү максатларында, Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Р.Ф.Моратов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының составына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы Президенты Указы проектын әзерләүне йөкләде.