2011 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эш нәтиҗәләре турында

2012 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Коллегиясенең киңәйтелгән утырышында 2011 елда Министрлыкның эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Р.Ф.Идрисов, ТР Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе начальнигы И.М.Гарипов, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе советы рәисе Ш.Ш.Яһудин һәм Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе В.Н.Липужина, шулай ук ТР Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинетының идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре, федераль һәм республика башкарма хакимияте органнарының, суд органнарының җитәкчелеге, ТР Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.
Утырыш республиканың барлык муниципаль районнары тоташкан видеоконференция тәртибендә узды. Элемтәгә җирле үзидарә органнарының юристлары һәм Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары административ комиссияләре секретарьлары, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре чыкты.
Ведомство эшенең нәтиҗәләре турында доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады. Докладчылар коллегиядә катнашучыларга 2011 елда җәмәгать судьялары аппаратын матди-техник тәэмин итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән үзара мөнәсәбәттә тору турында, закон чыгару инициативасы хокукына ия ТР Министрлар Кабинетының Закон проектлары белән эшләү планының үтәлеше хакында, шулай ук Административ комиссияләрнең эше һәм җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү эше буенча Казан шәһәре Идел буе районының җәмәгать судьясы, РФ Судьялар Советы әгъзасы Р.К.Алматаев, ТР Дәүләт Советының Хокук идарәсе начальнигы А.А.Ощепков, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары А.М.Фролов, ТР Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары Ю.И.Иванов чыгыш ясадылар. Соңыннан Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Ф.Х.Заһидуллин чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков ТР Юстиция министрлыгына билгеләнгән йөкләмәләрнең уңышлы үтәлүен билгеләп узды.
“Министрлык елдан ел Халыкның яшәү дәрәҗәсе белән идарә итүгә һәм аны бәяләү индикаторларына дәүләт заказын тулы күләмдә башкара. Закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашыру тәртибендә республика Хөкүмәте тарафыннан кертелә торган закон проектларына мөнәсәбәттә закон проектлары белән эш планнары үтәлгән. Моның нәтиҗәсендә республикада законнар белән җайга салуның тиешле дәрәҗәсенә ирешелде”,-дип ассызыклады Премьер-министр. Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне тиз арада хәл итеп, хакимият органнары кирәкле норматив-хокукый актларны вакытында кабул итәләр.
Бу процесста төп яраштыручы роле Юстиция министрлыгында, аның актив эшләве нәтиҗәсендә республикадагы хокукый база актуаль хәлен саклап кала. Юстиция өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләр белән танышу өчен республикага Россиянең башка субъектларыннан вәкилләр килә.
Премьер-министр шулай ук хәл ителергә тиешле проблема һәм йөкләмәләргә игътибар итте, аерым алганда, норма чыгару эшчәнлеген федераль дәрәҗәдә интенсивлаштыру. 2008 елда - 332, 2009 елда – 390, 2010 елда – 450, 2011 елда 431 федераль закон кабул ителгән. Алар, үз чиратында, аерым республика законнарын һәм бүтән норматив-хокукый актларны кабул итүне, аларга үзгәрешләр кертүне яки көчләрен югалткан дип тануны таләп итә.
Министрлыкка федераль законнарга үзгәрешләр кертү мониторингын алып бару, бу эшкә республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчеләрен җәлеп итү, норма чыгару эшчәнлеген оештыруда юридик хезмәтләргә методик ярдәм күрсәтү йөкләнде.
Чыгышта узган елда дәүләт хакимиятенең башка башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә Министрлыкның дәүләтнең мөлкәт һәм финанс мәнфәгатьләрен суд органнарында яклау буенча системалы эше башлану хакында әйтелде.
Административ һәм муниципаль реформалар үткәрү барышында Министрлыкка муниципаль хезмәтләр күрсәтүне регламентлаштыруда җирле үзидарә органнары юридик кадрларының квалификациясен күтәрүдә актив хокукый ярдәм күрсәтү, җирле үиздарә органнарына теләсә-нинди хокукый проблемаларны хәл итүдә ярдәм итүне активлаштыру, урыннарга ешрак чыгу, эшчәнлектәге кимчелекләрне муниципаль берәмлекләр белән бергә бетерү йөкләнде.
Премьер-министр И.Ш.Халиков җәмгыять тормышында халыкны хокукый тәрбияләү һәм агартуның әһәмиятле урын алып торуын билгеләп үтте. 2010 елның мартында “Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту системасын үстерү чаралары турында” Татарстан Республикасы Президенты Указы чыгарылган иде. Ләкин хәзерге көнгә кадәр бу эш үзенең башлангыч ноктасында тора.
Ул Министрлыкка Россия Юристлар Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге, Россия Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе белән берлектә 2011 – 2013 елларда Татарстан Республикасында халыкны хокукый агарту һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү программасын үтәү буенча барлык чараларны күрергә йөкләде.
Халык белән хокукый мәсьәләләр буенча тематик очрашулар үткәрү, муниципаль хезмәткәрләргә консультатив юридик ярдәм күрсәтү өчен, муниципаль районнарда, шәһәр һәм, бигрәк тә, авыл җирлекләрендә ешрак булырга тәкъдим ителде. Моның өчен барлык шартлар тудырылган.
2011 елның 23 ноябрендә узган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында 2009-2011 елларда Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы республика программасын үтәү нәтиҗәләре турында фикер алышу барышында коррупциягә каршы эшне оештырудагы кайбер кимчелекләр ачыкланган. Бу хәл ике эш юнәлешен билгеләү өчен нигез бирә: программа чараларының үтәлешен тикшерүдә тотуны тәэмин итү һәм ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча тиз арада чаралар күрү. Премьер шулай ук Министрлыкка 2012 елда үстеререлгә тиешле функцияләрне атады, аерым алганда, җәмәгать судьяларының эшчәнлеген, иң элек, суд хөкемен чыгару өчен тиешле бүлмәләр белән матди-техник тәэмин итүне арттыру, җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләрен законнар белән билгеләү һәм аларны халык саныннан, хезмәт йөкләнешеннән һәм җәмәгать судьялары һәм суд участокларының санын үзгәртүдә көтелгән үзгәрешләрдән чыгып үзгәртү эшен дәвам итәргә; Татарстан Республикасы Муниципаль норматив хокукый аклары регистрын юридик экспертиза турындагы республика законнары нигезләмәләрен исәпкә алып тулыландыруны дәвам итәргә. Әлеге процедуралар муниципаль-хокукый актларының югарырак дәрәҗәдәге законнарының һәм юридик сафлыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.
Бу елда Министрлыкка Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшен оештыру, тиешле муниципаль комиссияләрнең эшчәнлеген координацияләү функцияләрен йөкләү планлаштырыла. Аларның балалар һәм яшьләрне, аеруча начар юлга баскан, авыр тормыш шартларына юлыкканнарны тәрбияләүдәге урынын һәм әһәмиятен арттыру таләп ителә. Премьер-министр бу мөһим бурычны үтәү өчен Министрлыкның барлык ресурслары һәм интеллектуаль мөмкинлеге булуына ышануын белдерде һәм алга таба да республика җитәкчелеге тарафыннан ТР Юстиция министрлыгының Татарстандагы иҗтимагый процессларны хокукый җайга салуны камилләштерү эшчәнлегенә һәм инициативасына һәр яктан ярдәм күрсәтәчәген белдерде.
Коллегия утырышының ахырында Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләрен, белгечләрен һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен “Татарстан Республикасының атказанган юристы” мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International