Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Татар телендәге иң яхшы сайт” номинациясендә җиңде
2012 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов “Рәсми Татарстан” интернет-порталына кергән дәүләт хакимияте һәм муниципаль идарә органнарының рәсми сайтлары бәйгесендә җиңүчеләрне диплом һәм призлар белән бүләкләде.
2011 ел нәтиҗәләре буенча “Татарстан Республикасының рәсми порталы” ТР Дәүләт мәгълүмат системасы составындагы сайтлар бәйгесенең 5 номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде.
“Татар телендәге иң яхшы сайт” гомуми конкурс номинациясендә җиңүне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайты яулады.
ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов кулыннан бүләкне “Татарстан Республикасының рәсми порталы” ТР Дәүләт мәгълүмат системасы составындагы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтын актуаль хәлдә саклау өчен җаваплы зат - Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина кабул итеп алды.