Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Яшь юристлар советының эшче төркем утырышы булды

2012 елның 17 гыйнвары, сишәмбе
2012 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советының эшче төркем утырышы булды. Аны Яшь юристлар советы рәисе Станислав Александров алып барды. Фикер алышу өчен тәкъдим ителгән төп тема Россия юристлары ассоциациясенең “Хокук мәктәбе” проекты һәм аның төп максатлары – Татарстан Республикасы гражданнарының хокук культурасын күтәрү, хокукый нигилизм һәм халыкны хокукый агарту мәсьәләләре булды.
Яшь юристлар утырышы Советның әгъзалары Руслан Галиуллинга һәм Тимур Какохога 2011 елда Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегенең яшьләр хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлеше өчен төбәк бүлеге рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов тарафыннан имзаланган рәхмәт хатларын тапшырудан башланды.
Утырышта Россия юристлары ассоциациясе Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы әгъзалары – югары курс студентлары һәм аспирантлар, шулай ук кунак буларак чакырылган Казан шәһәре 5 нче лицееның 10-11 сыйныф укучылары катнашты. Утырыштагы тәүге сүз нәкъ аларга бирелде. Лицей укучылары Яшь юристлар советы әгъзаларына хокук бәйгесенә әзерлек буенча, аерым алганда, берьюлы ике күләмле тема: Бөек Ватан сугышы һәм хокук белеме буенча брейн-ринг уздыруда ярдәм һәм киңәшләр сорап мөрәҗәгать иттеләр. Брейн-рингның темаларын 5 нче лицейның хокук отряды катнашкан 4 нче этабы уздырылып килә торган шәһәр күләмендәге хокук бәйгесен оештыручылар тарафыннан билгеләнгән.
Шәһәр чарасына әзерлек һәм күнекмәләр алу өчен 10 һәм 11 сыйныфлар арасында мәктәп күләмендә брейн-ринг үткәрү турында карар кабул ителде. Бәйгенең асылы турында фикер алышуда һәм брейн-рингка әзерлек юнәлешен билгеләүдән соң югары сыйныф укучыларына Казан университетының юридик факультет студенты Руслан Галиуллин һәм Казан университеты аспиранты Тимур Какохо кебек яшь юристлар ярдәмгә киләчәк.
Яшь юристлар советының эшче төркеме утырышының икенче өлешендә “Хокук мәктәбе”нең агымдагы мәсьәләләре карап тикшерелде. Лекторлар тарафыннан авыл һәм шәһәр мәктәпләренә укылачак лекцияләрнең темалары билгеләнде. Болар – ришвәтчелеккә каршы көрәш (ил өчен стратегик әһәмияткә ия юнәлеш) һәм “Мәгариф турында” Федераль законга аңлатмалар (Закон югары сыйныф укучыларын – 2012 ел чыгарылышларын һәм мәктәп администрацияләрен аеруча кызыксындырган мәсьәләләр даирәсен колачлый). Хокук буенча лекцияләрне әзерлиячәк һәм турыдан-туры лицей, гимназия һәм мәктәп сыйныфларында хокук сәгатьләре үткәрәчәк лекторлар да билгеләнде. Яшь юристлар советында “Хокук мәктәбе” проектының координаторы итеп Руслан Галиуллин сайланды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында узган утырышта катнашучылар Россия юристлары ассоциациясенең тормышка ашырыла торган “Хокук мәктәбе” проектының социаль әһәмиятен, аның Татарстан Республикасында системалы рәвештә кертелүен аерым билгеләделәр. Проект берьюлы берничә мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирә: илебезнең яшь гражданнарын хокукый агарту, хокукый нигилизм белән көрәшү, шулай ук халыкның хокукый культурасын һәм хокукый тәрбиясен күтәрүгә ярдәм итү. Бу күренеш әлеге өлкәгә караган проблемалар һәм Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Попечительләр советы рәисе һәм Татарстан Хөкүмәте Рәисе И.Ш.Халиков тарафыннан Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы алдына куела торган тиешле мәсьәләләр яссылыгыннан чыгып караганда аеруча мөһим.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International