ТР җәмәгать судьялары аппаратында вакант вазыйфаларны биләп торуга конкурс

2012 елның 17 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре һәм суд участогы консультанты дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләп торуга конкурс үткәрелде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кандидатлар, конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыеп, җиңүчеләр дип танылды:
Дәүләтшина Гөлсинә Мөдәррис кызы – ТР Арча районы җәмәгать судьялары аппаратының 2 номерлы суд участогы консультанты;
Гыйләҗетдинов Радик Рафис улы – ТР Тукай районы җәмәгать судьялары аппараты консультанты;
Бакулина Диләрә Фиргать кызы – Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьялары аппаратының 2 номерлы суд участогы суд утырышы секретаре.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International