Җирле үзидарә органнарына санитар-эпидемиологик иминлек өлкәсендәге дәүләт вәкаләтләрен бирү турында

2012 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе
2012 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов “Муниципаль районнарның һәм “Чаллы шәһәре” шәһәр округының җирле үзидарә органнарына хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыру өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 9-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын имзалады.
Закон Татарстан Республикасында халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген һәм мал-туар каберлекләренең (биотермик чокырларның) куркынычсыз ветеринар-санитар торышын тәэмин итү максатларында кабул ителде.
Югарыда күрсәтелгән Закон нигезендә җирле үзидарә органнарына түбәндәге дәүләт вәкаләтләре бирелә:
1) мал-туарның түләмә чире каберлекләрен һәм биотермик чокырларны гамәлдәге законнар нигезендә карап тоту, шул исәптән аларны төзекләндерү, тиешле санитар халәткә китерү;
2) объектларның иминлеген тәэмин итү чараларын күрү;
3) биотермик чокырларны консервацияләү.
Закон нигезләмәләре ел саен чираттагы финанс елына Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы Законы белән гамәлгә кертелә, әмма күрсәтелгән Законда җирле үзидарә органнары тарафыннан дәүләт вәкаләтләре гамәлгә ашырылуга субвенцияләр бирү каралган очракта.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International