Россия Федерациясендә хокук куллану мониторингы турында

2012 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2012 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Россия Федерациясендә хокук куллану мониторингы турында” 2011 елның 20 маендагы 657 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указының тормышка ашырылу мәсьәләсен карап тикшерү буенча киңәшмә үтте. Аны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов үткәрде.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасында хокук куллану мониторингы буенча эшне оештыруга бәйле мәсьәләләрне, аерым алганда, Татарстан Республикасында хокук куллану мониторингы системасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының әлеге төр эшчәнлеген җайга салучы һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыручы вәкаләтле органны билгеләү зарурлыгы турында, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлек тәртибен җайга сала торган акт төре, вәкаләтле органга мәгълүмат тапшыру тәртибе һәм сроклары хакында фикер алыштылар.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы законнарының хокук куллану мониторингын оештыру буенча вәкаләтле орган итеп Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгын билгеләү турында карар кабул ителде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International