ТР дәүләт граждан хезмәткәрләре хезмәтенә түләүнең аерым тәртибен билгеләү мәсьәләсе буенча ведомствоара эшче төркем утырышы

2012 елның 20 гыйнвары, җомга
2012 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендә ведомствоара эшче төркем утырышы үтте. Аның барышында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре хезмәтенә түләүнең аерым тәртибен билгеләү турында фикер алыштылар.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре эшләре департаменты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашты.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә дәүләт хезмәтенең аерым вазыйфалары буенча дәүләт хезмәткәрләре хезмәтенә түләүнең аерым тәртибе билгеләнергә мөмкин һәм хезмәт өчен хезмәт шартнамәсендә билгеләнгән һөнәри хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләреннән чыгып башкарыла.
Әмма бүгенге көнгә кадәр федераль дәрәҗәдә тиешле норматив хокукый актлар кабул ителмәгән. 2011 елның 8 июлендә РФ Хөкүмәте “Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәте турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” (дәүләт хезмәткәрләре хезмәтенә түләүнең аерым тәртибен билгеләү өлешендә) Федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертте. 2011 елның 18 октябрендә әлеге закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Эшче төркем әгъзалары федераль закон проекты икенче укылышта кабул ителгәннән соң тиешле Татарстан Республикасы Президенты указын эшләүнең максатка ярашлылыгы турында карар кабул иттеләр. Шуның белән бергә эшче төркем әгъзалары икенче укылыш барышында төзәтмәләр кертү карарын кабул иттеләр.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International